news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балалар хирургы Лилия Гыйлемханова - пациентлар фикере буенча Казанның иң яхшы балалар табибы

Казанда пациентлар фикере буенча иң яхшы дип танылган балалар табибларын бүләкләделәр

(Казан, 25 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанда “IT-парк”та bestpediatr.ru сайтында еллык һәм традиционга әйләнгән тавыш бирү йомгаклары игълан ителде. Шулай итеп, “Минем яраткан балалар табибым” Интернет-премиясе җиңүчеләре билгеле булды.

Бүләкләү тантанасында "Яраткан балалар табибым” халык интернет-премиясенең оештыру комитеты җитәкчесе Азат Абашев, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наталья Гречанникова, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан шәһәре буенча сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы урынбасары Альбина Малова, Казан шәһәренең баш педиатры Гөлсинә Хуҗиева һәм башкалар катнашты. Альбина Малова конкурсның әһәмиятен ассызыклап узды.

Җиңүчеләр һәм призерлар берничә номинациядә бүләкләнде. “Һөнәргә тугрылык өчен” номинациясендә беренче урынны Республика клиник балалар хастаханәсе табибы Анна Шишкова (231 тавыш, 4 бәяләмә, 13 рәсем, 17 фото, 12 видео), икенче урынны 7 нче шәһәр балалар сырхауханәсе педиатры Светлана Батталова, өченче урынны 2 нче балалар шәһәр сырхауханәсе табибы Светлана Хәлилова яулады.

“Игелекле йөрәк өчен” номинациясендә лидер – 7 нче шәһәр балалар сырхауханәсе табиб-педиатры Наталия Кельдышева. Икенче урынга 1 нче шәһәр балалар хастаханәсе табиб-неонатологы Галия Йосыпова лаек булды. Өченче урында – 10 нчы шәһәр балалар сырхауханәсе табиб-педиатры Надежда Шәймәрданова.

“Профессионализмы һәм компетентлыгы өчен” номинациясендә Лилия Гыйлемхановага тиңнәр табылмады. 7 нче шәһәр балалар сырхауханәсендә эшләүче балалар хирургы икенче ел рәттән беренчелекне ала. Ул 1638 тавыш җыйган, аңа карата рәхмәт һәм соклану сүзләре җиткерелгән 60 бәяләмә, аңа багышланган 70 рәсем, 30 видео, 66 фото кабул ителгән.

Икенче урынны Елена Авагян яулады. 1 нче шәһәр балалар хастаханәсендә эшләүче табиб-неонатологка Интернет челтәрендә 899 тавыш бирелгән. Өченче урын шушы ук хастаханәнең бүлек мөдире – табиб-неонатолог Ирина Агаповада.

Шәфкать туташлары рейтингында беренче урын 1 нче шәһәр балалар хастаханәсе хезмәткәре Әлфия Баһавиевага, икенче урынга 2 нче шәһәр балалар сырхауханәсе вәкиле Римма Турышева лаек булды, өченче урынга 7 нче шәһәр балалар сырхауханәсендә эшләүче Елена Соловьева чыкты.

Казан шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең махсус призына Казанның 10 нчы шәһәр балалар сырхауханәсе табиб-педиатры Миләүшә Әскәрова лаек дип табылган.

Конкурска җибәрелгән балалар рәсемнәренә, фотосурәтләренә, видеоязмаларга килгәндә, халык тарафыннан тавыш бирү нәтиҗәләре һәм премияне оештыру комитеты фикере буенча җиңүче дип танылган иҗат җимешләре авторлары бүләкләнде.

Тантана барышында билгеләп үтелгәнчә, конкурс Россиянең 12 шәһәрендә үткәрелеп килә. 4 ел эчендә бәйгедә барлыгы 5 мең 555 табиб, 6 мең 15 шәфкать туташы катнашкан. Сайтта 163 мең 870 кулланучы теркәлгән. Табиблар турында 17 мең 950 бәяләмә килеп ирешкән. Барлыгы 323 мең 38 тавыш бирелгән.

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot