news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балалар хастаханәләрен 2018 елда "Сакчыл поликлиника" проектына кертәләр

Сакчыл технологияләргә күчү һәр төбәктә башкарылачак, дип ассызыклады Россия сәламәтлек саклау министры урынбасары Татьяна Яковлева.

Балалар хастаханәләрен 2018 елда "Сакчыл поликлиника" проектына кертәләр
Салават Камалетдинов

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). 2018 елда “Сакчыл поликлиника” проекты кысаларында төбәкләрдә балалар хастаханәләрен яңадан җиһазлаячаклар. Бу хакта Россия сәламәтлек саклау министры урынбасары Татьяна Яковлева әйтте, дип яза ТАСС агентлыгы.

Элегрәк Россия сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова, Федераль бюджеттан балалар поликлиникаларын сакчыл технологияләргә күчерү өчен 30 млрд сумнан артык акча бүленәчәк, дип белдергән иде.

“Сакчыл поликлиника” проекты Россиядә 2016 елның октябреннән "Росатом" дәүләт корпорациясе белән берлектә башкарыла. Хәзергә проектта 40 төбәктән 297 олылар хастаханәсе катнаша. 2017 елның азагына кадәр проектка 300 олылар хастаханәсен кертү планлаштырылган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100