news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балалар һәм яшүсмерләрне алдауның төп схемалары турында сөйләделәр

2025 елда компьютер уеннары, социаль челтәрләр һәм популяр мессенджерлар мошенникларның балаларны һәм яшүсмерләрне алдау өчен төп ресурсларына әйләнгән. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә «Росток» психолог-педагогик реабилитация һәм коррекция үзәге директоры урынбасары Инна Идрисова сөйләде.

«Күбесенчә, явыз ниятле кешеләр җиңел акча эшләү, табышлы проектка инвестиция кертү юлларын тәкъдим итә. Шулай ук балалар белән танышалар, ышанычка керәләр, ә аннары, мәсәлән, ашыгыч операция өчен акча сорыйлар. Алар [мошенниклар] шулай ук түләүле уеннар сатып алу өчен ялган сылтамалар җибәрәләр», – дип уртаклашты ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot