news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балалар һәм яшүсмерләр өчен XXIV «Әдәби марафон» проекты башланды

Балалар һәм яшүсмерләр өчен XXIV «Әдәби марафон» проекты башланды
Салават Камалетдинов/архив

1-21 июльдә балалар һәм яшүсмерләр өчен XXIV #әдәбимарафон проектына старт бирелде. Марафонда катнашу өчен гаризалар рәсми берләшмәдә кабул ителә.

«Әдәби марафон» проекты 2017 елда үткәрелә башлаган иде. Балалар китаптан аерылмасын, татар теленә игътибар булсын дип, марафонны җәйге каникулларга да туры китереп үткәрәбез. Элек 18 яшькә кадәр балалар катнаша алса, быел 20 яшькә кадәр дип билгеләдек, чөнки студентларда да каникуллар була. Балалар әдәбияты белән яшьләр әдәбияты да аерыла», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Belem.ru татар мәгарифе порталы җитәкчесе, шагыйрь һәм программист Раил Гатауллин.

Аның әйтүенчә, узган ел «Әдәби марафон» проекты кысаларында Саба районында 26 августта «Белем» радиосын ачып җибәргәннәр. «Ул Мәдәни инициативалар Президент фонды гранты ярдәмендә оештырылды. Радио «Әдәби марафон»ның партнеры да булачак. «Белем» радиосының тыңлаучылары – балалар һәм яшүсмерләр. Шуңа күрә без «Әдәби марафон»да да катнашучыларның мөмкинлеген арттырдык», – диде ул.

«1 июльдә «Әдәби көрәш» башланып китәчәк. Татарстан Язучылар берлегендә язучы, шагыйрьләр белән бергә комиссия төзеп, онлайн катнашучылар арасыннан иң яхшы, талантлы укучыларны сайлап алачакбыз. Алар «Әдәби Сабан туе»нда «Әдәби көрәш»тә катнашачак, төрле бүләкләр алачак. «Әдәби Сабан туе» 11 августта Апас районында үткәрелер дип планлаштырабыз. Без хәзерге вакытта «Әдәби Сабан туе»н оештыру эшләре белән мәшгуль. Барлык әти-әниләрне, ел дәвамында катнашкан марафончыларны көтеп калабыз», – диде Раил Гатауллин.

  • Проектның төп максаты — татарча әдәби әсәрләр, китап/журналлар уку гадәтен формалаштыру аша татар шәхесен камилләштерү. Проектны Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан Язучылар берлеге, Татарстан китап нәшрияты, «Белем» радиосы оештыра.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100