Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Балалар энциклопедиясе» сериясендә татар телендә «Футбол» китабын күп сорыйлар
Китапларны нәшриятның фирма кибетләрендә, www.tatkniga.ru сайтында, «Озон», «ЛитРес», «Лабиринт», «Библио-Глобус», «MyBook» китап сату мәйданчыкларыннан алырга була.
«Балалар энциклопедиясе» сериясендә чыккан татарча китаплар арасында «Футбол» исемлесенә ихтыяҗ зур.
Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты, махсус проектлар редакциясе мөдире Айсылу Галиева әйтте.
Барлыгы ун хезмәт – «Илләр һәм континентлар», «Авиация», «Бөҗәкләр», «Бизнес», «Этләр», «Гаҗәеп хайваннар», «Диңгезләр һәм океаннар», «Астрономия һәм космос», «Футбол», «Терек табигать» китаплары тәрҗемә ителгән
«Узган ел басылганнардан «Минем тәнем», «Су асты дөньясы», «Песиләр» турында китаплар популяр иде. Быел «Футбол» китабына сорау зур кебек. Минем үземә «Илләр һәм континентлар» китабы кызыклы кебек», - диде Айсылу Галиева.
Нәшриятның генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин киләчәктә дә проект дәвам итәчәген әйтте. «РОСМЭН» нәшрияты белән энциклопедияләр сериясеннән тагын 30-40 лап китап бар. Башка нәшриятларның да кызыклы китаплары бар. Балаларыбызга бик файдалы булыр дигән өметтә торабыз», - диде Сәгъдәтшин.
«Төбәк компонентын да кертергә планлаштырабыз. Мәсәлән, «Авиация» энциклопедиясендә Казанда җитештерелүче ТУ-160 самолеты турында мәгълүмат юк. Үзебезнең җирлеккә хас өстәмә мәгълүматны энциклопедиягә кертү эше дәвам итәчәк», - дип белдерде гендиректор.
Китапларны нәшриятның фирма кибетләрендә, www.tatkniga.ru сайтында, «Озон», «ЛитРес», «Лабиринт», «Библио-Глобус», «MyBook» китап сату мәйданчыкларында сатып алырга була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз