news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Балалар энциклопедиясе» китапларында кайбер терминнарның нигә татарча булмавын әйттеләр

Китапларны язучылар, журналистлар тәрҗемә иткән.

«Балалар энциклопедиясе» сериясендә чыккан татарча китапларда терминнар барысы да татарчага тәрҗемә ителмәгән. «Без тәрҗемәдә урталыкны сакларга тырыштык», - диде Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты, махсус проектлар редакциясе мөдире Айсылу Галиева «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә.

«Үземә «Авиация» китабына бәйле бер кисәтү килде. «Нишләп вертолетны боралак дип тәрҗемә итмәдегез» дип сорыйлар. Анда вертолёт, самолёт булып бара, самолетка синоним буларак очкычны да кулланабыз. «Кайчан дәреслекләрдә боралак дип язып, мәктәптә шулай дип өйрәтәләр, боралак дип үзгәртәчәкмен, термин буларак ул әле кабул ителмәгән, фәнни-танып белү китапларында вертолет булып кала» дидем», - дип сөйләде Айсылу Галиева.

Ул бөҗәкләр, хайваннар китапларында да терминнар барысы да татарча булмавын әйтте. «Барлык китапларда бертөрле терминнар кулланыла. Аларны бер калыпка салдык. ИЯЛИ лексикология бүлегендә эшләүчеләргә, бигрәк тә Эльвира Сафинага рәхмәт. Диңгезләр һәм океаннар, хайваннар дөньясы турындагы китапларны эшләгәндә, шактый күп консультацияләр белән ярдәм итте», - дип белдерде Айсылу Галиева.

Нәшриятның генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин да барлык терминнарны татарчалаштырсаң, балалар тәрҗемәсен аңламаска мөмкиннәр, дип саный. Параплан, полутораплан кебек сүзләрне татарчалаштырып бирү кыенлыгын искәрттеләр.

Китапларны язучылар, журналистлар тәрҗемә иткән.

«Этләр»не Асия Юнысова, «Терек табигать»не, «Илләр һәм континентлар»ны балалар язучысы Ләлә Гыймадиева, «Диңгезләр һәм океаннар»ны Эльвира Кыямова, «Бизнес»ны Эльмира Закирова, «Астрономия һәм космос»ны Венера Камалиева, «Бөҗәкләр»не Раилә Хәялиева, «Футбол»ны Атлас Гафиятов, «Гаҗәеп хайваннар»ны дәреслекләр тәрҗемә итү белгече Илсөяр Кадыйрова, «Авиация»не үзем тәрҗемә иттем», - диде Айсылу Галиева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100