news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балалар өчен татарча кыскаметражлы фильмнар циклы төшерәчәкләр

Татарстанда 16 мини-фильм төшерү өчен 1,2 миллион сум сарыф ителәчәк.

(Казан, 1 апрель, “Татар-информ”). Татарстанда татар телендә балалар өчен кыскаметражлы фильмнар циклын төшерәчәкләр. Татарстан Дәүләт сатып алулары сайтындагы мәгълүмат буенча, Мәдәният министрлыгы “Татаркино”га бу максатларга субсидия биргән, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

16 мини-фильм төшерү 1,2 миллион сумга тсарыф ителәчәк, диелгән әлеге хәбәрдә.

Татар телендә рус субтитрлары булган кыска метражлы фильмнар альманахы Татарстан язучылары, республика Язучылар берлеге әгъзалары А.Гыймадиев, И.Сәйфуллин, Р.Галиуллин һәм Л.Закированың оригиналь хикәяләре һәм юморескалары буенча төшереләчәк. Мини-фильмнарның геройлары әдәби татар телен белә торган балалар булырга тиеш.

Фильмнарның жанры төрле булырга мөмкин: юмор, комедия, мелодрама, детектив яки мистика. Балалар өчен барлыгы 5-7 минутлык 16 мини-фильм төшереләчәк. Бер серияне төшерү өчен 76 мең сум сарыф ителәчәк. Мини-фильмнар Казанда һәм Татарстан территориясендә төшерелергә тиешлеге билгеләп үтелә. Фильмнар циклы 2018 елның 15 декабренә кадәр әзер булырга тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100