news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балалар өчен аудиокитаплар яздыруда татар артистлары катнаша

2018 ел ахырына кадәр Фатих Әмирхан, Муса Җәлил, Мәҗит Гафури һәм Дәрдмәнднең кайбер әсәрләрен аудиоформатта тыңлап булачак.

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). Татар актерлары балалар өчен аудиокитапларны тавышлы итәчәк. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«2018 ел ахырына кадәр Фатих Әмирхан, Муса Җәлил, Мәҗит Гафури һәм Дәрдмәнднең кайбер әсәрләрен аудиоформатта тыңлап булачак», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә. Инде хәзер үк сабыйлар Габдулла Тукайның сайланма әкиятләрен тыңлый ала.

Проектта театр артистлары, шулай ук телевидение һәм радио алып баручылары катнашкан.

Халык әкиятләрен «сөйләштерүдә» Хәлим Җәләй, Дания Нуруллина һәм Илтөзәр Мөхәммәтгалиев катнашкан. Фатих Әмирхан әсәрләрен - Фәнис Җиһанша һәм Зөлфия Шәмсуарова, Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» әсәрен шул ук исемдәге сериалда төп рольне башкарган Гүзәл Сибгатуллина укый.

Проект Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot