Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балалар башкорт телен өйрәнми башлады – Башкортстан министры
“Туган телне өйрәтү өчен материал сайлыгы зур проблема булып тора”, - ди Гөлназ Шәфыйкова.
(Казан, 4 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Башкортстанда соңгы елларда туган телне өйрәнүчеләр саны кискен кими башлаган. Башкортстан Республикасы Мәгариф министры Гөлназ Шәфыйкова кичә Казанда “Корстон” комплексында “Россия мәгарифе” форумы кысаларында секция утырышында шулай дип белдерде. “Мәктәп һәм күп милләтле дөнья” секциясендә ул “Милли мәгариф – укучыларның уңышлы мәдәни һәм социаль адаптациясен формалаштыру коралы” темасына чыгыш ясады.
Министр әйтүенчә, республика эчендә туган телне өйрәнүчеләр нибары 8,6 процент тәшкил итсә, республикадан читтә ул тагы да кимрәк. “Балалар башкорт телен өйрәнми башлады, безнең өчен бу негатив тенденция. Безнең өчен үз республикасыннан читтә дә балаларның туган телен өйрәнү хокуклары үтәлүе мөһим. Без, барлык милли республикадардагы кебек үк, бөтен булган потенциалны кулланырга тырышабыз. Бездә уку предметларының интеграциясе дә күздә тотыла, үзебезнең предметларны да булдыру ниятләнә”, - дип белдерде Гөлназ Шәфыйкова.
Министр башка республикалардан дәреслекләр файдаланылуын билгеләп узды. “Татарстан безгә үз дәреслекләрен дә бирә, әмма дәреслекләрдән тыш, бик күп өстәмә әдәбият кирәк. Әлегә бу юнәлештә аксыйбыз. Әйтик, рус телен укыту буенча бик күп материал табып булса, туган телне өйрәтү өчен материал сайлыгы зур проблема булып тора”, - дип белдерде ул.
Гөлназ Шәфыйкова туган телләр төрле республикаларда төрле күләмдә укытылуын билгеләп үтте. “Бүгенге көндә барлык фәнни тикшеренүләрне берләштерү проблемасы тора. Кая соң ул безгә гражданлык тиңдәшлеген тәэмин итә алырдай минимум? Россия тиңдәшлеге милли һәм федераль компонент нисбәтен күздә тотарга тиеш. Белем бирү процессына этномәдәни компонентларны кертү мәсьәләсендә әлегә нәрсә эшлисен белмибез. Шуңа күрә милли мәгариф концепциясен булдыру кирәк. Ул безгә укытучылар өчен методика һәм эчтәлекне билгели алыр иде, ә әлегә педагог теге яки бу сыйныфта күпме укытасы икәнен үзе хәл итә. Педагог бүгенге көндә бер үк вакытта методист та, укытучы да. Бүген алар җилкәсенә бик күп вазифа йөкләдек, бу дөрес түгел дип саныйм”, - дип белдерде Гөлназ Шәфыйкова.
Башкортстан министры Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдәният нигезләрен укыту, 2017-2022 елларга исәпләнгән милли мәгариф үсеше концепциясе кабул ителгәнен билгеләп үтте. Министр милли мәгариф концепциясе белән башка төбәкләр вәкилләренең дә танышып, экспертларча үз бәяләмәсен бирүен теләде. “Рус һәм туган телләрне өйрәтүнең балансын өйрәнергә теләр идек. Алайса һаман үз казаныбызда кайныйбыз”, - ди ул.
Гөлназ Шәфыйкова Башкортстанда яшәүче төрле милләт балаларына үз туган телләрен укыту концепцияләре буенча төрле төбәкләр белән хезмәттәшлек итәргә әзер булуын белдерде. “Без Башкортстанда башкорт теле генә булырга тиеш түгел дип саныйбыз, барлык балалар үз туган телләрендә белем алу мөмкинлегенә ия булырга тиеш”, – ди ул. Министр федераль структуралар белән үзара эшчәнлек әһәмиятенә дә игътибар юнәлтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз