news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балалар бакчасында урын бирмәгән өчен, Чаллы башкарма комитетын судка биргәннәр

Суд шәһәрдәге административ регламентның яшь буенча пунктлары дөрес түгел дип тапкан.

(Чаллы, 9 гыйнвар, «Татар-информ», Эльвира Мөхәмәтдинова). Балалар бакчасында урын бирүдән баш тарткан өчен, Чаллыда яшәүче берничә ана  башкарма комитетны судка биргән.

Чаллыда балалар бакчалары җитешми. Аеруча ясле төркемнәрендә дефицит сизелә. Шуңа күрә шәһәрдә балалар бакчасына юллама беренче чиратта өч яше тулганнарга гына бирелә дигән чикләү бар.

Әлеге чикләү буенча, 31 декабрьгә кадәр 3 яшь тулган балаларга гына юллама бирелә. Баланың туган көне 1 гыйнварда булса, ул бу исемлеккә эләкми һәм әнисе бер ел эшкә чыга алмый. Чөнки бала белән өйдә утырырга туры килә.

Фактта балалар бакчасында урыннар 1 апрельдән 3 августка кадәр билгеләнә. Ата-аналар "ни өчен бу сроктан соң балага юллама алып булмый", дип мөрәҗәгать иткән. Җавап булмагач, Чаллыда яшәүче дүрт хатын-кыз административ регламентның яшьне исәпләү буенча чикләүләр куйган пунктлары дөрес булмавын тануны таләп итеп, башкарма комитетны судка биргән.

Суд административ регламентның яшь буенча пунктлары дөрес түгел дип таныган. "Мәгариф оешмасында буш урыннар булмаган очракта гына балага юллама бирүдә баш тартырга мөмкин. Мәктәпкәчә учреждениеләрдә төркемнәрне комплектлау өчен  яшьне исәпләү датасы федераль дәрәҗәдә куелмаган", - дип белдергән судья.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100