news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балалар бакчасына яңа ел бәйрәмнәренә ата-аналарны чакыру тыела

Төрле төркемдәге балаларны берләштереп бәйрәм үткәрергә ярамый.

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстанда ата-аналарга, фотографларга һәм аниматорларга балалар бакчасындагы яңа ел бәйрәмнәренә килү тыелды. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде

«Балалар бакчасындагы бәйрәмнәрдә ата-аналар, фотографлар һәм аниматорларның катнашуы рөхсәт ителми. Әлбәттә, бу ата-аналар арасында канәгатьсезлек уята, тик коронавирус инфекциясе таралу шартларында, без рөхсәт бирә алмыйбыз», — дип сөйләде ул.

Шулай ук бәйрәмнәрдә барлык саклык чаралары да үтәлергә тиеш. Төрле төркемнән булган балаларны берләштерергә һәм алар белән әйлән-бәйлән уеннарын уйнарга ярамый.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100