news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балалар бакчасы төзүче подрядчыларны кимчелекләрен үз хисапларыннан төзәттерәчәкләр

Татарстан башкаласындагы ике балалар бакчасы җитәкчесе мәктәпкәчә учреждениеләр төзелешендә җитешсезлекләр булуын әйткән.

(Казан, 3 октябрь, “Татар-информ”). Кичә, 2 октябрьдә, Казан мэры Илсур Метшин Киров районындагы 81нче һәм Авиатөзелеш районындагы 123нче балалар бакчасында булды. Аларда эшли башлагач проблемалар килеп чыккан. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шәһәр башлыгы мәктәпкәчә учреждениеләрне төзегән подрядчылар белән аралашты һәм алардан кыска вакыт эчендә кимчелекләрне бетерүдә гарантияле эш башкаруны таләп итте.

81нче балалар бакчасы 2014 елның октябрендә төзелгән һәм ул бүгенге көндә Киров районында ихтыяҗ зур булган бакча. Лилия Галиева сүзләренчә, бинада җитешсезлекләр җитәрлек: керү ишеге өстендәге ”козырегы” дөрес урнаштырылмаган, верандадагы идәннәр шуыша, апрельдән июльгә кадәр подвалда су җыела.

2016 елның мартында ачылган Авиатөзелеш районындагы 123нче балалар бакчасында да җитешсезлекләр табылган.

Балалар бакчасы җитәкчесе Елена Убанкина кайбер урыннарда түбәдән су агуы, урыны белән түшәм катламы коелуы, подвалны су басу, вентиляциянең эшләп бетермәвен әйткән.

“Әйдәгез шулай сөйләшик: сезнең гаеп белән туган кимчелекләрне ике атнада төзәтергә кирәк. Без киләбез һәм тикшерәчәкбез. Һәм, гомумән, барлык җитешсезлекләр вакытында бетерелергә тиеш”, - диде подрядчыларга Илсур Метшин.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100