Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балалар бакчасы, мәктәпләр җитми икән, татар мәгариф оешмаларын без ачыйк - Тәбрис Яруллин
"Киләчәк хакында уйлыйбыз икән, бу юнәлештә кулдан килгән кадәр эшләргә тырышырга кирәк", - ди Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе.
(Казан, 30 март, “Татар-информ”, Лилия Локманова). "Мәгариф системасы камил түгел, балалар бакчалары, мәктәпләр җитми икән, заманча татар мәгариф оешмаларын үзебезгә ачарга, яисә, бу эш белән шөгыльләнә башлаучыларга ярдәм итәргә омтылырга кирәк". Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин шундый фикердә. Бу хакта ул кичә Казан (Идел буе) федераль университетының “Tataristica” үзәге оештырган “Татарның үсеш стратегиясе: шартлар, вәзгыять, алымнар” дип исемләнгән бәхәсле фикер алышу вакытында бәян итте.
Фикер алышуның төп максаты – тел, әдәбият, тарих, мәдәният өлкәсендәге мөһим мәсьәләләргә кагылышлы җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү, аерым проблемаларның чишелешен эзләү иде. Әлеге чараны "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы онлайн күрсәтте.
“Минемчә, татар милләтен башка милләтләрдән һәм глобаль процесслардан аерып карап булмый. Без башка планетада яшәмибез. Башка милләтләр, башка хылыклар нәрсә кичерә, бу безгә дә кагыла”,– ди Тәбрис Яруллин.
Аның фикеренчә, шәһәрләшү нәтиҗәсендә милли үзенчәлекләр югала бара.
“Халык хәзер күбрәк авыллардан күчеп китә, шәһәрләшә башлый. Авылларда аз булса да милли мохит бар. Әмма аннан район үзәгенә, зуррак шәһәргә күчтеләрме, хәл үзгәрә, чөнки зур шәһәрләрдә милли үзенчәлекләр ююка чыгып бара. Әгәр дә киләчәк хакында уйлыйбыз икән, глобаль шартларда бу юнәлештә кулыбыздан килгән кадәр эшләргә тырышырга кирәк. Мәсәлән, бездә тиз генә татарчага тәрҗемә итү белән шөгыльләнә торган тәрҗемә үзәге кирәк”, – дип саный Тәбрис Яруллин.
“Бездә колонналы, биналы университет барлыкка килгәнне әле тагын 20 еллап көтәсе бар. Әмма хәзер Интернет аша белем бирә торган университет бар. Хәзердән үк курслар ача башларга кирәк. Башка милләтләр стипендияләр, фондлар булдыра. Бездә стипендияләр бик аз”, – диде форум рәисе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз