news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балалар бакчасы өчен түләүгә компесацияне ТР дәүләт хезмәтләре порталында online-режимда исәпләргә мөмкин

Ноябрь аенда ата-аналар мәктәпкәчә белем бирү хезмәтләре өчен 14 мең тапкырдан артык, 30 миллион сум акча түләгән

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). ТР дәүләт хезмәтләре порталы кулланучыларына Татарстан территорииясендә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнгән балалары өчен түлүгә компенсация исәпләнү турындагы мәгълүматны online режимда алырга була.  

Әлеге хезмәттән файдалану өчен баланың исем-фамилиясе, туган датасы, СНИЛС, туу турындагы таныклыкның сериясе һәм номеры, аның бирелү датасы турындагы мәгълүматларны күрсәтергә һәм сакларга кирәк.

Ноябрь аенда ата-аналар мәктәпкәчә белем бирү хезмәтләре өчен 14 мең тапкырдан артык, барлыгы 30 миллион  сум акча түләгән. Бу, узган елның шул ук вакыты белән чагыштырганда, 2,4 тапкыр артык, дип хәбәр итә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100