Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә милли уеннарны куллану кирәк – Ольга Павлова
РФ Дәүләт Думасы депутаты әйтүенчә, шул ук вакытта, яңа спорт тенденцияләрен исәпкә алу да кирәк.
(Казан, 14 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә милли уеннарны куллану кирәк. Россия Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова шулай дип саный. Бу хакта ул бүген Казан IT-паркында – чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә белдерде.
“Яңа спорт төрләре белән беррәттән, милли үзенчәлекләребезне, милли традицияләрне дә онытырга тиеш түгелбез. Милли уеннарны балалар бакчаларында да, беренче сыйныф укучылары өчен физик тәрбия дәресләрендә дә кертүне тәкъдим итәм”, - дип белдерде Ольга Павлова.
Бу уңайдан, ул Тимирясов исемендәге Казан инновацион университет тарафыннан эшләнгән “Татарларның балалар уеннары: XX гасыр башы журналлары битләре буенча” китабын мисалга китерде.
“Бу китап 2017 елда дөнья күрде. Карагыз әле, нинди шәп уникаль китап. Мин заманында Казан педагогика университетын тәмамлаган идем – ул вакытта да предметлар белән халык уеннары бар иде. Әлеге практик кулланмага татарча тасвирланган төрле хәрәкәтчел уеннар кертелгән. Татар теленә уен формасында булса гына да өйрәтергә кирәк бит. Мин мондый тәҗрибәне таратырга кирәк дип саныйм”, - дип белдерде Ольга Павлова “Татар-информ” хәбәрчесенә.
Китапта яшереш туп уены, әтәч кычкыруы уены, маэмай почмакта, белмәсәң үзең җырларсың, арт белән узыш, качыш-табыш, бер хәрефкә сүзләр, игезәк иҗекләр һәм башкалар бар.
“Без эшебездә иң яңа спорт тенденцияләрен исәпкә алырга тиешбез. Бүген юл картасына спортның сынау төре буларак, киберспорт кертергә тәкъдим итәбез. Бу спорт төре Россия Федерациясендә тәкъдим ителгән. Халыкара олимпия комитеты, Спорт министрлыгы тарафыннан танылган. Бу спорт төрендә катнашучы балалар спорт мастеры нормативларын ала. Без Мәгариф министрлыгына киберспорт буенча мәктәп лигалары ачарга тәкъдим итәбез. Проект кысаларында спорт блогеры мәктәбе дә ачабыз. Бу социаль челтәрләр аша сәламәт тормыш рәвешен алга сөрү”, - дип белдерде Ольга Павлова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз