news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балалар бакчаларында өч яшькә кадәр нәниләргә урыннарны арттыру ниятләнә

Республикада 28 балалар бакчасы төзелә.

Балалар бакчаларында өч яшькә кадәр нәниләргә урыннарны арттыру ниятләнә
Рамиль Гали

(Казан, 26 июль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәр балалар өчен мәктәпкәчә белемнең үтемлелеген 44 проценттан 55 процентка җиткерү ниятләнә. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында министрлыкның белем бирү объектларында капиталь төзелеш һәм ремонт буенча техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Айрат Әхмәдишин сөйләде.

"Демография" илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында, Татарстанда 2018-2019 елларда өч яшькә кадәр балаларга урын булдыру юнәлешендә эш үткәрелә.

2018 елда Арча һәм Тукай районнарында ике балалар бакчасы файдалануга тапшырылган. 2019 елның беренче яртыеллыгында Питрәч районында 160 урынга, Аксубай районында 25 урынга ике балалар бакчасы ачылган.

Барлыгы 28 балалар бакчасы төзелә. 1 сентябрьгә 23 бакча ачылса, ел азагына кадәр тагын 5 балалар бакчасы төзелешен тәмамлау ниятләнә.

"Бүген 27 бакчада төзелеш-монтажлау эшләре дәвам итә, эш үтәлеше 84 процент тәшкил итә. 1 сентябрьгә объектларның 70 проценты әзер булыр дип көтелә. 2019 елда балалар бакчаларында барлыгы 6 меңнән артык урын булдырылачак, шуларның 3090ы - 3 яшькә кадәр балалар өчен", - диде Айрат Әхмәдишин.

Аның сүзләренчә, 2021 елга 3 яшькә кадәр балалар өчен тагын 5 мең урын булдыру планлаштырыла. 2022 елга бу ихтыяҗны тулысынча каплау ниятләнә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100