news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балалар бакчаларында азык-төлек нормаларын үтәгән һәм үтәмәгән районнар мәгълүм - исемлек

Татарстанның 27 муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү оешмалары нормаларны 90-100 процентка үти.

(Казан, 15 март, "Татар-информ", Лилия Локманова). Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә ит, балык, җиләк-җимеш һәм яшелчәләр нормаларын үтәмәүче һәм балаларга ризыкларны тиешле күләмдә бирмәүче, шулай ук нормаларны тулысынча үтәүче районнар мәгълүм булды. Бу хакта ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында республиканың мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов хәбәр итте.

Мисал өчен, Аксубайда бу күрсәткечләр 69 процентка, Кайбычта - 50, Мөслимдә - 70,3, Яңа Чишмәдә һәм Тукай районнарында 70 әр процентка гына үтиләр.

Ә Актаныш, Алексеевск, Арча, Әтнә, Әлмәт, Буа, Балтач, Бөгелмә, Югары Ослан, Биектау, Нурлат, Питрәч, Чирмешән, Зәй, Яшел Үзән, Лениногорск, Мамадыш, Түбән Кама - барлыгы 27 районда нормалар 90-100 процентка үтәлгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100