news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балалар бакчаларына пешекчеләр җитмәгән район һәм шәһәрләр мәгълүм - исемлек

Исемлекнең башында - Казан шәһәре балалар бакчалары.

(Казан, 14 март, "Татар-информ", Лилия Локманова). Балалар бакчалары ашханәләренә пешекчеләр һәм ашханә хезмәткәрләре җитми. "Кадрлар кытлыгы Казанда аеруча кискен тора",  -  диде бүген ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында республика мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов. Шулай ук Түбән Кама, Әлмәт, Баулы районнарында да мондый кыенлыклар барлыгын билгеләп үтте ул.

"Бу, беренче чиратта, хезмәт хакының түбән булуы белән бәйле. Шеф-пешекченең хезмәт хакы 9 мең 600 сум булса, пешекченең 9 мең 300 сум, булышчыларның исә 7 мең 700 сум", - дип аңлатма бирде Илдар Мөхәммәтов.

news_right_1
news_right_2
news_bot