news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балалар бакчаларына бәйрәмнәргә баланың әтисе яки әнисе генә кертелә

Бәйрәмгә килүчеләрнең вакцинация турында QR-коды булуы шарт.

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Балалар бакчаларында балаларның Яңа ел бәйрәменә ата-аналарның берсе генә һәм QR-кодын күрсәтеп кенә керә алачак. 

Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта билгеле булды. ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева әйтүенчә, әти яки әни коронавируска каршы вакцинацияләнгән булырга тиеш. «Бу регламент бинада берьюлы булырга рөхсәт ителгән кешеләр санын исәпкә алып, балаларны һәм олыларны саклау өчен кертелде», — диде ул.

Вице-премьер сүзләренчә, оператив штабка балалар бакчаларындагы бәйрәмнәргә әбиләр яки бабайлар барырга теләве турында мөрәҗәгатьләр килсә дә, моңа юл куеп булмый. Коронавирус очраклары кимесә дә, Ләйлә Фазлыева уяу булырга киңәш итте.

Ул яше 60 тан узганнарны массакүләм чаралар уза торган урыннарга йөрүдән тыелып торырга өндәде. Бу, бигрәк тә, вакцинация үтмәгәннәргә кагыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot