news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Балалар бакчалары арасында медицина хезмәте күрсәтү һәм сәләмәтләндерү номинациясе буенча узган республика бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булды

Балалар бакчалары арасында медицина хезмәте күрсәтү һәм сәләмәтләндерү номинациясе буенча узган республика бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булды

(Казан, 25 май, «Татар-информ», Дания Моисеева). Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Сәламәтлек саклау министрлыгы мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре арасында узган республика смотр-конкурсының «Балаларга медицина хезмәте күрсәтү һәм аларны сәламәтләндерү» дигән номинациядә җиңүчеләрне билгеләде.

Бәйгенең республика этабында 32 районнан һәм 11 шәһәрдән 69 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе катнашкан иде. Призлы урын алучылардан беренчеләр булып Чистай шәһәренең 8нче балалар бакчасы, Казанның Мәскәү районындагы 387нче прогимназиясе, Баулының 2нче балалар бакчасы һәм Түбән Кама районының «Әкият» прогимназиясе танылды. Икенче урынны Яр Чаллының 50нче, Әлмәттәге 50нче балалар бакчасы, Актаныш районының 6нчы һәм Менделеевски районының «Миләшкәй» («Рябинушка») балалар бакчасы яулады. Өченче урынга исә Азнакайның 6нчы, Нурлат районының 5нче һәм Яшел Үзән шәһәренең 15нче балалар бакчасы чыкты.

Балаларны юл кагыйдәләренә өйрәтү буенча төрле юнәлешләрдә эшләүләре өчен призлы өч урынга Бөгелмә шәһәренең 12нче, Казанның Авиатөзелеш районындагы 404нче балалар бакчасы һәм Буадагы «Ромашка» лаеклы дип танылды.

Сәламәт тормыш рәвешен һәм яшәү куркынычсызлыгы нигезләрен пропагандалау буенча методик материалларны әзерләүдә инновацион караш өчен бертөркем педагоглар, медицина хезмәткәрләре һәм балалар бакчалары Мәгариф министрлыгы дипломнары белән бүләкләнә. Бу юнәлештә иҗади җитәкчелек күрсәткән мәгариф бүлекләре хезмәткәрләренә дә рәхмәт белдерелә.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100