news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балалар бакчасы 5 яшьлек кыз тауда егылып умырткасын сындырган өчен компенсация түләячәк

«Каенкай» балалар бакчасында кызының таудан егылып җәрәхәтләнүе турында сөйләгән хатын-кыз мөрәҗәгате буенча Татарстанның Питрәч районы прокуратурасы тикшерү үткәрде.

Ачыкланганча, узган елның августында 5 яшьлек кыз, тауга беркетелгән металл торбадан төшкәндә егылып, өч умыртка сөяген сындырган.

Бакча тәрбиячеләре балаларга күз-колак булмаган. Район прокуратурасы, балалар бакчасыннан 100 мең сум компенсация түләттерүне таләп итеп, судка мөрәҗәгать иткән.

Суд дәгъваны караган һәм аны тулысынча канәгатьләндергән. Хәзерге вакытта суд карары әле законлы көченә кермәгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot