news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балалар бакчаларына милли бизәлешле магнитлы такталар һәм карточкалар тапшырганнар

Татарстан китап нәшрияты балалар бакчалары өчен 800 данә магнитлы такта һәм 44 мең данә магнитлы карточка ясаган.

Балалар бакчаларына милли бизәлешле магнитлы такталар һәм карточкалар тапшырганнар
Салават Камалетдинов

Татарстандагы балалар бакчаларын милли бизәлешле магнитлы такталар һәм карточкалар белән тәэмин иткәннәр.

Бүген Казанның Ершов урамында урнашкан 135нче балалар бакчасында журналистларга Татарстан китап нәшрияты җитештергән яңа әсбапларны күрсәттеләр. Магнитлы карточкалар - мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләү әсбабы. Алар гаилә, азык-төлек, кием-салым кебек төрле темаларга багышланган. Магнитлы карточкалар ярдәмендә тәрбиячеләр балаларга уен форматында яңа сүзләр өйрәтә ала.

«Без балалар бакчалары өчен 800 магнитлы такта һәм 44 мең магнитлы карточка җитештердек. Алар Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан республиканың 800 бакчасына таратылды. Комплектка 1 такта белән 55 карточка керә. Киләчәктә төрле темага өстәмә карточкалар да җитештерергә була. Тактасын исәпләмәгәндә, алар кыйммәткә төшми. Тәкъдимнәр булса, китап нәшрияты яңаларын эшләргә әзер», - диде Татарстан китап нәшриятының генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин.

Илдар Сәгъдәтшин

Фото: © Салават Камалетдинов

Илдар Сәгъдәтшин сүзләренчә, магнитлы такта һәм карточкаларны татар телен яки башка телне өйрәнгәндә генә түгел, ә тәрбия эшендә дә кулланырга мөмкин. Ул аңлатканча, әсбаплар шулай ук сабыйларның уйлау сәләтен үстерү һәм вак моторикасын күнектерү өчен файдалы.

135нче балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе Адилә Шәйхетдинова яңа әсбапларны уңай бәяләде. Алар ярдәмендә ул балаларга берничә дәрес биреп карарга өлгергән. «Магнит карточкалар белән эшләү үземә дә, балаларга да кызык. Алар үзләре такта янына килеп тотып карыйлар, ябыштыралар. Карточкаларның да, тактаның да зурлыгы ошый. Без аны махсус сабыйларның буе җитәрлек урынга куйдык. Биредә берничә бала берьюлы эшли ала. Тактага маркер белән язып та була», - диде тәрбияче.

Адилә Шәйхетдинова

Фото: © Салават Камалетдинов

135нче балалар бакчасы мөдире Гүзәл Садыйкова сүзләренчә, 2018 елда ачылган бакчада бүген 465 бала тәрбияләнә. «17 төркемнең дүртесендә тәрбия татар телендә бара. Һәр параллельдә милли төркем бар. Аларга милли җанлы, татар телен камил белә торган татар тәрбиячеләрен куйдык», - диде Гүзәл Садыйкова.

Гүзәл Садыйкова

Фото: © Салават Камалетдинов

«Татар-информ» хәбәрчесенә ике татар төркеменә кереп, балалар белән сөйләшеп карарга мөмкинлек бирелде. Сабыйлар гади сорауларны аңлап, кыска җөмләләр белән туган телдә җавап кайтара алды.

 

Фото: © Салават Камалетдинов

Республиканың балалар бакчаларын шушы яңа әсбаплар белән тәэмин итү ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән башкарыла.

 

Фото: © Салават Камалетдинов

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100