Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балалар атынгычын сатарга теләгән азнакайлыны мошенниклар алдаган
Мошенник акчаны күчерү өчен паспорт, банк картасы номерларын сорап ала.
(Азнакай,15 февраль, "Татар-информ", “Маяк”). Соңгы җиде көндә мошенниклар кулыннан ике азнакайлы зыян күргән, дип яза җирле басма.
Бер азнакайлы балалар өчен атынгыч сатуы турында игълан “элә”. Элемтәгә керү өчен тормыш иптәшенең телефон номерын да калдыра. Шул ук көнне кич белән шалтыраткан ир үзен Владимир дип таныштыра һәм товарны сатып алырга теләге барлыгын әйтә. Акчаны күчерү өчен паспорт,банк картасы номерларын сорап ала.
Берничә минуттан сатучыга бер хатын-кыз шалтыратып, үзен Владимирның хатыны икәнен әйтә һәм товарны алып китү өчен йорт адресын сорый.
Ир-ат белән сөйләшкән вакытта ук азнакайлының телефонына смс-хәбәрләр килә. Телефонын куйганнан соң, тикшереп караса, картасыннан 3 мең сум “салдырган” булалар. Ул кире ир кешегә шалтыратып, хәлне аңлата, мошенник акчаны бары тик икенче картага гына күчереп булуын әйтә. Каза күрүче счетында акча булмаган карта номерын әйтә. Билгеле, теге өч меңне кире кайтармыйлар.
Икенче очракта игъланнар сайты аша товар сатып алырга теләгән азнакайлыны алдап, 5000 сумга төп башына утырталар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз