news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балалар арасында оештырылган «Татар азаны» бәйгесенә нәтиҗә ясалды

Балалар арасында оештырылган «Татар азаны» бәйгесенә нәтиҗә ясалды
Фото: dumrt.ru

10 апрельдә Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә гает уңаеннан «Рухи моң» дини концерты һәм аның кысаларында «Татар азаны мәктәбе» тарафыннан оештырылган «Татар азаны. Балалар» бәйгесенең суперфиналы үтте. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аңа кадәр 200гә якын бала «Татар азаны. Онлайн» мәктәбендә белем алып, шуның 140ы остазларга имтиханны уңышлы тапшырып, бәйгедә катнашты. Бәйгедә катнашучыларның 50гә якыны финалга үтте, ә менә суперфиналга үтүчеләр саны нибары 10 кеше иде. Соңгылары дини эчтәлектәге сәнгать номерлары белән үрелеп барган концерт дәвамында, сәхнәгә чыгып, азанны тамашачылар һәм жюри каршында әйтте. Катнашучылар ике категориягә бүленеп көч сынашты.

5-8 яшьлек категориядә беренче урынга Казаннан Җиһангир Вәлиуллин лаек булды. Икенче урында Лаештан Камал Нурмөхәммәтов. Өченчедә – Актаныштан Шамил Заманов.

9-14 яшьлек категориядә гран-при иясе булып Чаллыдан Ранель Карамиев танылды. 1нче урынны Кукмарадан Кәрим Шәрәфиев, 2нче урынны Лаештан Әнвәр Якупов, өченче урынны Мамадыштан Йосыф Талипов яулады.

1нче урын өчен 15 мең сум, икенче урынга – 10 мең сум, өченче урынга 5 мең сум күләмендә акчалата бүләкләр каралган иде. Гран-при иясенә 20 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылды. Моннан кала, суперфиналистларга һәм концертка килгән финалистларга – «Татар азанчысы» медале, «Татар азаны курсы» үтү һәм бәйгедә катнашу турындагы диплом һәм татлы бүләкләр әзерләнгән иде.

«Татар азаны мәктәбе» бу көннәрдә үз эшен Казанның «Рауза» мәчетендә дә башлап җибәрә. Азанны дөрес һәм матур итеп әйтергә өйрәнүчеләрне көтеп калалар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100