Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Арчаның өлкән тәрбиячесе: Балалар бакчасында «Алдынгылар хәрәкәте» чыннан да кирәк
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга патриотик тәрбия бирү «Алдынгылар хәрәкәте» ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Арчаның 10нчы балалар бакчасында өлкән тәрбияче Ирина Газизова фикеренчә, «Алдынгылар хәрәкәте» нәниләр өчен чыннан да файдалы. Бу хакта ул Дәүләт Советында түгәрәк өстәл утырышында сөйләгән иде.
Аның сүзләренчә, хәзер республикада «Алдынгылар хәрәкәте»ндә 500 балалар бакчасы исәпләнә, шул исәптән Арчадан 6 бакча.
«Проект кысаларында шефлык итүче мәктәп белән хезмәттәшлек аерым урынны алып тора. Мәктәп волонтерлыгын һәм нәниләрне тәрбияләүне бер чылбырга тоташтырырга теләдек. Арчаның 6нчы мәктәбе белән уртак чаралар уздыра башладык. Сабыйларга актив иҗтимагый тормыш рәвеше үрнәген күрсәтү кирәк иде. Мәктәп укучылары сентябрьдә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен зур бәйрәм үткәрде. «Алдынгылар хәрәкәте» турында сөйләделәр. Балаларга барсик белән истәлек билгесе өләштеләр. Сабыйлар шуларны тагып йөри. Алар үзләрен хәрәкәтнең бер өлеше итеп тоя, яшүсмерләрдә дә җаваплылык, горурлык хисе уяна», – дип белдерде Ирина Газизова.
Ул шулай ук «Алдынгылар хәрәкәте»ндәге укучыларның балалар белән бергә ветераннарга бүләк ясаганы турында да сөйләде. «Балалар бакчасында «Алдынгылар хәрәкәте» олы мәктәп тормышына күчеш булып тора. Балалар I сыйныфка үз-үзенә ышанып бара. Без бергәләп актив, зиһенле балалар үстерәбез», – диде Ирина Газизова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз