news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балаково шәһәре татарлары турында телевизион тапшыру төшерелгән

Саратов өлкәсенең Балаково шәһәре татарлары әниләргә багышланган милли бәйрәм кичәсе уздырган.

(Казан, 30 ноябрь, “Татар-информ”) Саратов өлкәсенең Балаково шәһәрендәге “Мирас” татар-башкорт үзәгендә әниләргә багышланган бәйрәм узды. Бу хакта район хакимияте матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Әнием – күз нурым” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичәдә җирле “Алтын ай” ансамбле, “Ләйсән” балалар ансамбле, “Мирас” тарихи-фольклор театры чыгыш ясаган.
Бәйрәм кунакларында “Әби сандыгыннан” дип аталган күргәзмә, анда тәкъдим ителгән чигелгән ашъяулыклар, сөлгеләр һәм намазлыклар, бәйләнгән келәмнәр, бизәкле милли киемнәр зур кызыксыну уяткан.

Бәйрәмне Казаннан “ТНВ–Планета” телеканалы журналистлары төшереп киткән. Тиздән Балаково татарлары турында телевизион тапшыру күрсәтелер дип көтелә.

“Без милли-мәдәни үзәкләрнең эшчәнлеген хуплыйбыз. Аларның актив тормыш белән яшәве куандыра. “Мирас” милли-мәдәни үзәгендә аеруча иҗади тормыш кайнап тора, алар үз биналарында гына түгел, шәһәр һәм районда балалар, укучылар, студентларны җәлеп итеп, даими төстә бәйрәмнәр оештыра. Мондый бәйрәмнәр төбәктә яшәүче халыклар арасында дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытырга ярдәм итә”, – дип билгеләп үтә Балаково районы башлыгы Иван Чепрасов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100