Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балага исем сайлаганда, нәрсәгә игътибар итәсез? - "Ватаным Татарстан" газетасы
Сез балага исем сайлаганда, нәрсәгә игътибар итәсез?
(Казан, 9 июль, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан"). Казанда әти-әни яңа туган балага Аргентина җыелма командасы футболчысы Лионель Месси хөрмәтенә исем кушкан. Бу хакта шәһәр мэриясе сайтында хәбәр иткәннәр. Билгеле булганча, танылган футболчы Казанда узган атнада булып китте. Дөнья чемпионаты кысасында “Казан-Арена”да Аргентина һәм Франция командалары көч сынашты. Лионель Месси хөрмәтенә ул яшәгән кунакханә каршысындагы бинага аның рәсемен дә төшерделәр. Кызганыч, Казанда спортчы җиңүгә ирешә алмады. Аның каравы Татарстан башкаласында нәни Лионель үсәчәк. Сез балага исем сайлаганда, нәрсәгә игътибар итәсез?
Робсон Мусин, Актаныш районы мәдәният бүлеге хезмәткәре:
– Әткәй сугышта инглизләр белән очрашкач, Америка җырчысы Робсон турында ишеткән. Миңа шуның исемен кушканнар. Әбиләр Рәбсүн дип тә әйтә иде. Гаиләдә 11 бала үстек. Арабызда Джон, Лерон, Илина, Марселя, Эльза исемле туганнарым да бар. Студент вакытта, әллә исемемне үзгәртимме икән, дип йөргән чаклар да булды. Әмма әткәй кушкан исемне үзгәртергә күңел базмады. Балаларга чын татар исеме кушарга киңәш итәм. Модага иярү кирәкми. Хәзер бит исемнәр турында махсус китаплар да бар. Шөкер, малаебызга – Рөстәм, кызыбызга Миләүшә дип куштык. Оныгыбыз Рамазан исемле.
Рөстәм Ясәвиев, Казандагы “Өмет” мәчете имамы:
– Бер көнлек исемнәргә кызыкмаска кирәк. Безнең халык, танылган җырчы, артистлар, кино геройларының исемнәренә мөкиббән китеп, баласына шундый исем бирергә ярата. Ә мәгънәсен карап тору юк. Гарәп, фарсы, төрек исемнәре арасында бик мәгънәлеләре бар бит. Миңа калса, Лионель дип кушканчы, футболчы Сәлах хөрмәтенә Мөхәммәт дип кушу хәерлерәк булыр иде. Үзебезнең балаларыбыз Йосыф, Камилә, Хәмзә, Зәйнәп исемле.
Гомәр Саттар-Мулилле, галим:
– Мондый чемпионатка, йә булмаса башка шаукымга ияреп кушылган исемнәр – асылыбыздан ерагаю дигән сүз. Мәгънәсез исемнәр инкыйлабтан соң кулланышка керә башлаган иде инде ул. Сталина, Тракторина, Изил, Револар. Аннан ел фасылын исем итеп кушып шаккатыручылар табылды. Инде хәзер футболчы исеме. Исем бит ул җисеменә туры килсен дип кушыла. Исемдә ата-ана теләге чагыла. Галим дип куша икән, баласының галим булуын тели, Тәүфыйк дип кушса, тәүфыйклы булуына өмет итә. Хәзер Гомәр дигән исем дә сирәк кушыла. Ә бит ул озын гомерле булсын дигән сүз. Әлеге исем өчен гомер буе бабама рәхмәт укыдым. Чөнки әти, шаукымга ияреп, Маец дигән исем кушмакчы булган. Янәсе, май аенда тугач, шулай кушсаң, яхшы була. Бабай, оныгыма эт кушаматы кушмыйм дип, нык торган.
Нәҗип Нәккаш, мөгаллим, каллиграф-хаттат:
– Исемне баланың киләчәген уйлап кушарга кирәк. Татарның бик матур, мәгънәле исемнәре бар. Ләкин яшь әти-әниләр аларны белмиме, әллә мөгез чыгарырга телиме – аңламассың. Соңгы вакытта алынма исемнәр, неологизмнар күбәеп китте. Берсеннән күреп, икенчесе колакка ятышсыз исемнәр куша. Камилә генә ярамый, Камилла кирәк аларга. Юкса итальяннар бу исемне үзләре дә гарәпләрдән алган. Татарның эчке бер тотнагы, милли горурлыгы юк. Шуннан агымга, кешегә иярү китә.
Гөлзада Корнилова, балалар табибәсе:
– Легендар кешенең исемен кушалар икән, мин моңа гаҗәпләнмим. Ә менә Октябрина, Августина, Тракторлар бөтенләй башка сыя торган хәл түгел. Ятышсыз исемнәр кушкан балаларны үземә дә кабул итәргә туры килә. Шул ук вакытта колакны назлый торган исемнәр дә очрый. “Мондый матур исемне каян таптыгыз?” – дип сораган чакларым да бар. Фәлән язучы, җырчы хөрмәтенә куштым, китап укыганда юлыктым, диләр. Бер әни, “Ак чәчәкләр”не укып, кызына Гөлшәһидә дип кушкан иде. Анжела Вавилова истәлегенә куштык, дип әйтүчеләр дә бар. Без, мәсәлән, кызларыбызга исем сайлаганда, катнаш никах буларак татарга да, урыска да бара торганны табарга тырыштык, әти-әниләр белән дә киңәшләштек, аларның ризалыгын алдык. Ә менә оныкка исемне мәгънәсенә карап сайладык.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз