news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балага бердәм пособиенең беренче тапкыр кайчан киләчәген әйттеләр

Аз керемле гаиләләр өчен бердәм пособие беренче тапкыр ул билгеләнгәннән соң биш көн үткәч, шуннан соң айның һәр 3нче көнендә киләчәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Социаль фондына сылтама белән хәбәр итә.

Фондның Telegram-каналындагы хәбәрдән күренгәнчә, бердәм пособие түләүне сорап язылган гаризаны карау вакыты, гадәттә, 10 эш көне тәшкил итә, әмма аерым очракларда 30 эш көненә кадәр дә сузылырга мөмкин. Бу белешмәләрнең башка ведомстволардан ни дәрәҗәдә тиз килүенә бәйле.

«Карар чыккач та беренче пособие аны билгеләү турында карар кабул ителгәннән соң 5 эш көне эчендә килә. Алга таба сез аны банк реквизитларына күчергән очракта айның һәр 3нче көнендә, ә почтага күчерелгән очракта 3-25нче көннәрендә алачаксыз», - диелә хәбәрдә.

Бердәм пособие керемнәре яшәү минимумыннан кимрәк булган гаиләләрдәге, мохтаҗлыкны комплекслы бәяләү алымын кулланып, 17 яшькә кадәрге һәр балага билгеләнә.

Пособиенең күләме балалар өчен каралган төбәк яшәү минимумының - 50, 70 яки 100 процентын, иртә срокта исәпкә баскан көмәнле хатын-кызлар өчен хезмәткә сәләтле халык өчен каралган төбәк яшәү минимумының шулай ук 50, 70 яки 100 процентын тәшкил итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot