news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балага бер тапкыр бирелә торган пособиене үзмәшгульләргә бирү тәртибен аңлаттылар

Үзмәшгульлек статусы балага бердәм пособие билгеләмәү өчен сәбәп була алмый. Бу хакта Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.

«Ата-ана үзмәшгуль булса, бердәм пособие алу өчен гариза бирергә мөмкинме? Әйе, мөмкин. Үзмәшгульлек статусы пособие билгеләүгә тәэсир итми һәм түләүне билгеләү буенча тискәре карар кабул итү өчен сәбәп була алмый», –  диелә ведомствоның телеграм-каналында.

Министрлыкта ачыклык кертүләренчә, ата-аналарга үзмәшгульлек сыйфатында эшчәнлектән керемне раслый торган белешмәләр бирергә кирәкми.

Искәртеп узабыз, Россия Президенты Владимир Путин яшәү минимумыннан түбәнрәк керемле гаиләләр өчен бердәм пособие раслады. Ул 17 яшькә кадәрге һәр балага гаиләнең мохтаҗлыгы бәяләгәннән соң бирелә һәм төбәктә балаларга билгеләнгән яшәү минимумының 50, 75 яки 100 процентын тәшкил итә ала.

Әлеге пособие исәпкә иртә срокларда баскан йөкле хатын-кызларга да бирелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot