news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Балачак җыры» бәйгесендә җиңүче авторларга иллешәр мең премия биреләчәк

«ШАЯН ТВ» каналы «Балачак җыры» бәйгесенең икенче сезонын башлап җибәрде.

«Балачак җыры» бәйгесендә җиңүче авторларга иллешәр мең премия биреләчәк
Рамил Гали

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Алинә Айдарова). «ШАЯН ТВ» каналы Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән гамәлгә куелган «Балачак җыры» бәйгесендә җиңүче авторларга иллешәр мең премия түләнәчәк.

«Бер җырның аранжировкасы һәм клибына якынча 60 мең акча бүленеп бирелде. Узган ел җиңүче булып табылган җырларның авторлары иллешәр мең алды. Быел да премия күләмнәре кимемәде», — диде «ШАЯН ТВ» каналы башкарма директоры — баш мөхәррире Рәмилә Сәхабетдинова «Балачак җыры» бәйгесенә багышланган матбугат конференциясендә.

Каналның баш мөхәррире сүзләренчә, бәйгенең төп идеясе — балалар җырларын күбәйтү. «Мондый җырлар бик аз. Балалар үзләрен борчыган мәсьәләләр турында җырларга тиештер. Былтыр биш җырны халыкка чыгардык, быел да биш җырны танытсак, репертуарыбыз артыр иде», — диде ул.

Оештыручылар хәбәр итүенчә, бәйге 2021 елның 1 февраленнән башлап, 25 маена кадәр өч турда уздырылачак. 30 апрельгә кадәр жюри икенче тур катнашучыларын сайлый. Икенче тур 11-17 май айларында Интернетта тавыш бирү юлы белән https://shayantv.ru/ru/ сайтында узачак. Иң күп тавыш җыйган катнашучылар өченче турга үтә. 20-25 май көннәрендә өченче тур нәтиҗәләре буенча 5 җиңүче билгеләнәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100