news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Балачак җыры» бәйгесе җиңүчеләренә илле мең сум премия бирделәр

«Бәйгедә кулына яңа гына уен коралы алган яшьләрдән алып, 92 яшен тутырган Резеда Вәлиевага кадәр катнашты», - диде жюри әгъзасы Разил Вәлиев.

«Балачак җыры» бәйгесе җиңүчеләренә илле мең сум премия бирделәр
Абдул Фархан

Бүген «Балачак җыры» бәйгесенең өченче, ягъни 2022 елгы сезонында җиңү яулаган җыр авторларына илле мең сум премия тапшырдылар.

Быел «Балачак җыры 2022» бәйгесенә 114 җыр килгән. Авторлар арасында профессиональ композиторлар белән бергә үзешчәннәр дә катнашкан. Икенче турга профессиональ жюри тарафыннан 20 җыр сайлап алынган. Ул 2022 елның 11 маеннан 18 маена кадәр интернет аша тавыш бирү белән тәмамланган. Иң күп тавыш җыйган 10 җыр өченче турга үткән. Мәртәбәле жюри әгъзалары сайлавы буенча 5 җиңүче билгеләнгән.

Бәйгедә җиңү яулаган җырлар: «Сабантуй бүген бездә» (Роберт Миңнуллин сүзләре, Илнур Ганиев көе), «Токмач кисәм» (Люция Әблиева сүзләре, Эльвира Нигъмәтуллина көе), «Әнием - иң газиз кешем» (Резеда Вәлиева сүзләре, Луиза Батыр-Болгари көе), «Бие әле» (Вәсимә Хәйруллина сүзләре, Илназ Баһавиев көе), «Дуслар күп булсын» (Булат Ибраһимов сүзләре, Ләйсән Закирова көе).

Бүләкләү тантанасына килгән кунакларны Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халык вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе Марат Әхмәтов сәламләде.

Марат Әхмәтов

Фото: © Абдул Фархан

«Бәйгедә катнашкан җырларны телевидениедә генә күрсәтеп бетереп булмый. Без 20-30 мең тираж белән «Балачак җыры», «Сәйлән», «Татар сүзе» бәйгеләрендә җиңгән балалар җырларын буклет итеп бастырырга һәм бөтен дөньяга таратырга ниятлибез. Бу матурлыкны бөтен милләттәшләребез күрергә һәм ишетергә тиеш», - диде Марат Әхмәтов.

Марат Әхмәтов киләсе елларда җиңүче җырларны унга кадәр арттырырга кирәк дигән тәкъдим әйтте. «Жюри биш җырны сайлап алган, ләкин төшеп калганнары арасында яхшылары булгандыр. Әгәр лаеклы җырлар күп булса, җиңүчеләр исемлеген киләчәктә унга кадәр җиткерергә кирәк», - диде ул. Жюри әгъзалары әлеге тәкъдимне алкышлап кабул итте.

Жюри әгъзасы, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев әлеге бәйгене җыр бәйгеләре арасында иң яхшыларыннан берсе дип атады. «Шигырь язуга караганда, җырга бәя бирү күпкә катлаулырак икән, чөнки барысы да матур, яхшы шикелле. Монда кемнәр генә катнашмый. Биредә кулына яңа гына уен коралы алган яшьләрдән алып, 92 яшен тутырган Резеда Вәлиевага кадәр бар. Бу шулкадәр бай бәйге. Ул һичшиксез дәвамлы булырга тиеш», - диде Разил Вәлиев.

Разил Вәлиев

Фото: © Абдул Фархан

Жюри рәисе, Казан Дәүләт консерваториясе профессоры Сәгыйть Хәбибуллин «Татар-информ» хәбәрчесенә бүгенге көндә балалар өчен татар җырлары җитмәгәнен әйтте. «Мин озак еллар бик күп бәйгеләрдә жюри әгъзасы булып йөрим. Балалар хәзер комсомол, Ленин турында җырлый алмый, ә олылар репертуарыннан мәхәббәт турында җырлый. Моны тыңлау хәтта оят. Һәр заманның үз җыры, үз ритмы, үз эчтәлеге булырга тиеш. Бу бәйгенең булуы бик мөһим. Анда катнашкан җырлар халыкка таралып китте. Аларны мәктәпләрдә, балалар бакчаларында башкаралар», - диде Сәгыйть Хәбибуллин.

Уңда – Сәгыйть Хәбибуллин

Фото: © Абдул Фархан

Сәгыйть Хәбибуллин бәйге җиңүчеләрне бүләкләү белән генә тәмамланмавын, анда катнашкан җырлар концертларда башкарылачагын, телевидениедә күрсәтеләчәген, җыентык буларак таратылачагын әйтте.

Бәйгене өченче ел рәттән Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «ШАЯН ТВ» каналы оештыра.

«Балачак җыры 2022» бәйгесе җиңүчеләре

Фото: © Абдул Фархан

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100