news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бәләбәйнең татар гимназиясе директоры: Мәктәпкә Муса Җәлил исемен бирүләрен телибез

Директор сүзләренчә, Башкортстанда әлегә Муса Җәлил исемендәге мәктәп юк..

Бәләбәйнең татар гимназиясе директоры: Мәктәпкә Муса Җәлил исемен бирүләрен телибез
Дамир Хәбибрахманов
Рифат Каюмов

Башкортстан Республикасы Бәләбәй шәһәренең татар гимназиясе директоры Дамир Хәбибрахманов коллективның уку йортына Герой-шагыйрь Муса Җәлил исемен алырга теләвен белдерде.

«Башкортстанда әлегә Муса Җәлил исемен йөртүче мәктәп юк. Без бу исемне үзебезгә алырга телибез. Моның өчен нинди эшләр башкарырга кирәклеген белештек, бу җәйдә документлар туплый башлыйбыз. Гимназиянең әлегә исеме юк», - диде Дамир Хәбибрахманов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Узган атнада «Татар-информ» хәбәрчесе «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Вахит Имамов һәм «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон белән Башкортстанның Күгәрчен, Мәләвез, Стәрлебаш, Бәләбәй районнарында булды. Әлеге сәфәрдә «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте вәкилләре Бәләбәйнең татар гимназиясе белән дә танышты.

«Гимназиябезнең исемен күренекле татар шәхесе белән бәйлисебез килде. Бәләбәйдә укыган Советлар Союзы Герое Мәгүбә Сыртланова исемен башка мәктәп йөртә. Бәләбәй педагогия көллиятендә белем алган Фатих Кәрим исемен алырга дигән уй бар иде, ләкин Башкортстанда аның исемендәге мәктәп бар диделәр. Муса Җәлил – татар дөньясына гына түгел, башка халыкларга да таныш шәхес. Шуңа күрә аның исемен йөртү безгә зур дәрәҗә булачак», - диде татар гимназиясе директоры.

 

Фото: © Рифат Каюмов

Мәгълүм булганча, татар гимназиясе Нурмөхәмәт Хөсәенов тырышлыгы белән 1995 елда тәүге укучыларын кабул итә. Беренче директоры булып та ул билгеләнә. Бүген дә һәр сыйныфта татар теле һәм әдәбияты укытыла, тәрбия эшләре татар телендә бара. Балалар ана телендә иркен аралаша. 60 меңгә якын халык яшәгән шәһәрдә татарлар якынча 20 процент тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100