Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бәләбәйдә XVIII йөздә төзелгән ташландык төрмәдән мәдәни үзәк ясарга ниятлиләр
Башкортстанның Бәләбәй шәһәрендә XVIII гасырда төзелгән ташландык төрмә замогыннан мәдәни үзәк ясарга ниятлиләр. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
Бәләбәйдә төрмә замогы шәһәрнең тарихи үзәгендә урнашкан. Таш бина XVIII гасырда Пугачёв восстаниесе елларында төрмә буларак төзелгән. 1910-1911 елларда әлеге урынны үзгәртеп корганнар, соңрак электр станциясе, остаханә, тимерче алачыгы, китапханә төзелгән. 2019 елга кадәр әлеге бинада Россия Эчке эшләр министрлыгының Бәләбәй районы буенча бүлеге эшләгән. Хәзер ул буш тора.
Кече шәһәрләр бәйгесенә заявка тапшыру өчен архитектура концепциясен төзегәндә төрмә замогы кварталын үзгәртеп кору идеясе барлыкка килгән. Заявка җиңгән һәм 2023 елда әлеге проект гамәлгә ашырылачак.
Замок территориясен активацияләү проекты – формаль булмаган вакытлы мәдәни үзәк һәм яшьләр өчен булдырылган урын. Анда яшьләр архитектура, реставрация, стрит-арт өлкәсендә тәҗрибә туплый алачак, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз