news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бәләбәй татар гимназиясе укучылары төбәкара олимпиада призерлары булды

Бәләбәй татар гимназиясе укучылары төбәкара олимпиада призерлары булды
"Бәләбәй хәбәрләре"

Башкортстанның Бәләбәй татар гимназиясе укучылары Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы уздырган татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиадада призерлары булды. Бу хакта «Бәләбәй хәбәрләре» сайтында Зәйфә Салихова яза.

Укытучы һәм остаз елы кысаларыңда Халыкара туган тел көне алдыннан узган зур чарада Башкортстаннан төбәк этапларында җиңү яулаган һәм призер булган 27 укучы катнашкан. Алар исәбендә Бәләбәй татар гимназиясенең IX сыйныф укучылары Самира Ширинова белән Гүзәл Билалова (укытучылары Резеда Гыйззәтуллина) олимпиаданың барлык теоретик һәм гамәли биремнәрен үтәп, туган татар телен яхшы белүләрен күрсәтеп, призер булуга ирештеләр, дип яза «Бәләбәй хәбәрләре».

Барлык җиңүчеләргә һәм призерларга ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнары, ә укытучы-остазларга укучыларны олимпиадага әзерләгәннәре өчен министрлыкның мактау грамоталары тапшырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100