news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бала хокукларын яклаучы Гүзәл Удачина Чаллы активистлары янына килде

Бала хокукларын яклаучы Гүзәл Удачина Чаллы активистлары янына килде
"Шәһри Чаллы"

Чаллыга Татарстанның бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина килде. Ул «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Чаллыдагы филиалын җитәкли. Иң беренче ул Комсомол районында фонд эше белән танышты. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

Район башлыгы Ленар Әхмәтҗанов өлешчә мобилизациягә эләккән хәрбиләрнең гаиләләренә нинди ярдәм күрсәтелүе турында сөйләде.

«Навигатор успеха» социаль үзәге җитәкчесе Ольга Айдимирова махсус хәрби операциядәге ир-егетләргә җитештерелә торган продукция белән таныштырды.

– Үзәктә башкарылган эш турында сөйләдек. Моннан тыш, махсус хәрби операциядәгеләр өчен җитештерелә торган продукцияләрне күрсәттек. Ул аеруча маскировка костюмнары, челтәрләр, хәрбиләргә тегелгән эчке күлмәкләр, сөлгеләр, җылы өс киемнәре, оекбашларны кызыксынып карады. Аңа тиз пешә торган ашларны, компот өчен кулланылучы кипкән җимешләрне, җыеп ясалган дару үләннәрен күрсәттек. Окоп шәмнәре, озак яна торган шырпылар ясавыбыз белән дә таныштырдык, – дип сөйләде ул

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100