news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бала туганда бирелә торган пособиене 30 меңгә кадәр арттырырга тәкъдим ителде

Бала туганда бирелә торган пособиене 30 меңгә кадәр арттырырга тәкъдим ителде
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Дәүләт Думасының Социаль сәясәт комитеты рәисе Ярослав Нилов җитәкчелегендәге ЛДПР фракциясеннән депутатлар парламентның түбән палатасына бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособиене 30 мең сумга кадәр арттыру турында закон проектын керттеләр. Бу хакта РИА Новости яза.

Бер тапкыр бирелә торган пособие ата-ананың берсенә бала туганда бер тапкыр түләнә. Әгәр ике һәм аннан да күбрәк бала туган икән, аларның һәрберсенә түләү каралган. Бу сумма беренче, икенче, өченче һәм аннан соңгы балаларга да бирелгән.

«Закон проекты белән «Балалары булган гражданнарга дәүләт пособиеләре турында» Федераль законның 12 маддәсенә үзгәреш кертергә тәкъдим ителә. Аның нигезендә бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие күләме 30 000 сумга кадәр арта», - дип язылган закон проектына аңлатма язуында.

Хәзерге вакытта бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие күләме, индексацияләрне исәпкә алып, 20 472 сум 77 тиен тәшкил итә.

«Закон проекты 2024 елның 1 июленнән үз көченә керәчәк», - диелә документларда.

Закон проектын кабул итү гаиләләрнең иминлеген яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк һәм демографияне арттырырга ярдәм итәчәк, дип билгеләп үтелә аңлатмада.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100