news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бала тугач бер тапкыр бирелә торган пособие 2023 елда 23 011 сумга кадәр артачак

2023 елның 1 февраленнән бала тугач бер тапкыр бирелә торган пособиенең күләме арттырыла. Түләү, 12,4 процентка артып, 23 011 сумга җитәчәк. Хезмәт министрлыгы хәбәр итүенчә, кирәкле параметрлар Социаль фонд бюджетына салынган. «Российская газета» шул турыда яза.

Министрлыкта аңлатуларынча, барлык гаиләләр дә, керемнәренә карамастан, түләү алуга хокуклы. Шул ук вакытта эшләүче ата-аналар өчен пособие гаризасыз билгеләнә. Эшләмәүче гражданнар пособиене 2022 елның ахырына кадәр РФ Пенсия фондында, ә 2023 елдан Россиянең Социаль фондында рәсмиләштерә ала. Түләүне алу өчен бала туганнан соң ярты ел эчендә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Шулай ук министрлыкта 1,5 яшькә кадәрге баланы карау буенча пособиенең эшләүче ата-аналар өчен билгеләнгән яңа күләмен әйттеләр. 2023 елда аның максималь күләме 33 281 сум тәшкил итәчәк. Хәзерге вакытта – 31 282 сум. Аның минималь күләме 7677 сумнан 8629 сумга кадәр арттырыла. «Балага 2 яшь тулганчы гариза бирергә кирәк – акча, гаризаны бирү датасына карамастан, баланы карау буенча отпуск чоры өчен түләнәчәк», – диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100