news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Бала тап та – акча ал" - "Ватаным Татарстан" газетасы

Хөкүмәтебез сабыйлар саны артсын өчен ни генә эшләми хәзер, - дип язылган хәбәрдә.

(Казан, 22 май, «Татар-информ», "Ватаным татарстан" газетасы, Гөлгенә Шиһапова). Өлкән буын кешеләре хәзерге яшь әниләргә көнләшеп карый. Әле беркөнне генә ике ханымның бала тапкан саен акча түләүләренә шаккатып сөйләшкән­нәрен ишеттем. “Безгә берни булмады. Хәзер, әнә, ел саен бала табалар. Әзрәк соңга калып туган булсам”,– дип куйды берсе. Уйлап карасаң, бу апаларның сүз­лә­рендә хаклык бар бит. Хөкүмәтебез сабыйлар саны артсын өчен ни генә эшләми хәзер.

“Мәрхә­мәт” оешмасы җитәкчесе Татьяна Ларионова әйтүенчә, Хөкүмәт гаиләне кайгыртырга тиеш һәм ул шулай эшли дә.

– Әлбәттә, дәүләт ярдәм итмәсә, баланы үстерү кыен. Без – хатын-кыз депутатлар, моны һәрчак күз уңында тотабыз. Демографик хәлне яхшырту ниятеннән ана капиталы бирү зур этәргеч булды. Республикада 5 мең 588 кеше ана капиталын кулланган инде. Күбесе торак хәлләрен яхшыртуга юнәткән. Соңгы елларда икенче балага бирелә торган акчаны бакчага йөрт­кән өчен түләүчеләр арткан, – ди Татьяна Ларионова. – Бакчаларда 3 яшьтән 7 яшькәчә сабыйларга урын булса да, кечкенәләргә чиратны озак көтәсе. Ясле төр­кемнәре җитми. Әнә шуңа да баласына яшь ярым булгач эшкә чыккан әниләр сабыен шәхси бак­чага бирә һәм моның өчен ана капиталын куллана. Быелдан авыл җи­рендә яшәү­че хатын-кыз­ларга да бала тапкан өчен яңа түләүләр би­релә башлады. Әйтик, авылда яшәүче 25 яшькә җитмәгән, беренче баласын тапкан әнигә 50 мең сум күләмендә акча бирелә. Ә менә өченче баласын алып кайткан, яше 29га җитмә­гәннәргә бер тапкыр түләнә торган сумма 100 мең сумга җитә. Тик аның шартлары бар. Әйтик, хатын-кызның авылда кимендә өч ел яшәве, анда теркәлгән булуы да кирәк.

Узган ел авыру баланы тәрбиягә алучы гаиләләргә дә дәүләт ярдәме пәйда булды. Андыйларга 200 мең сум акча бирә башладылар. “Шушы хәбәрдән соң республикада сигез гаилә инвалид сабыйны тәрбиягә алган. Авыру балалар тәрбияләүче гаиләләр болай да читтә калмый. Церебраль паралич диагнозлы балаларның җәйге ялын оештыруны да күз уңында тотабыз, – ди Татьяна Ларионова. – Соңгы арада аерылышучылар саны кими, балалар туу арта. Авылларга баргач, халык яңа төзелгән ФАПлар өчен елый-елый рәхмәт әйтә. Ә бит кеше өчен иң кадерле әйбер – сәла­мәтлек. Шуңа да без моңа зур игътибар би­рәбез. Күп кенә хастаханәләр, поликлиникалар яңартыла. Быел исә 114ендә төзек­ләндерү эш­ләре булачак.

Татьяна Ларионова районнарда яшәүче күп балалы гаиләләр белән очрашуларга теләп бара икән. Әнә шул чакта бер әнинең баласына пас­порт биргәндә шатланып сөй­лә­вен ишеткән. Шуннан соң, кеше гомерендәге мондый әһәмиятле көн тантаналы узарга тиеш, дигән фикергә килгән. Күптән түгел бу чара Милли китапханәдә узган. “Балалар әти-әниләре, туганнары белән килде. Паспорт алу зур бәйрәмгә әверелде. Шул чакта китап­ханә җитәк­чесе Гөлчәчәк Нәҗи­пова: “Ми­нем улым паспортын “тә­рәзә”дән генә алды. Әни буларак бик дулкынланып көткән идем ул көнне. Үземчә бәлеш салдым, бәй­рәм ясадым. Истә калырлык итеп кенә тапшырмадылар”, – диде. Без гаилә турында сөйләшкәндә бу мәсьә­ләләр­нең барысын да уйлап бе­терергә тиеш”, – ди ул. Ки­ләчәктә “Мәрхәмәт” оешмасы ЗАГС идарәсе белән бер­лектә тыгыз элемтәдә эшләргә җыена.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100