news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бала табарга сәләтле хатыннар 15 елдан соң 30 процентка кимиячәк

Былтыр Россиядә балалар 2016 елга караганда 10-11 процентка азрак туган.

Бала табарга сәләтле хатыннар 15 елдан соң 30 процентка кимиячәк
архив/Султан Исхаков

(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә узган елда балалар 2016 елга караганда 10-11 процентка азрак туган, дип белдерде «Российская газета»га биргән интервьюсында Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин.

«Әгәр 2018 елда да балалар 2017 елдагы кебек туса, бу бик зур уңыш булыр иде», – диде министр.

Аның сүзләренчә, илдә бала табарга сәләтле 21-39 яшьтәге хатыннар зур тизлек белән кими. 2032 елга аларның саны хәзергегә караганда 28 процентка азрак булачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100