news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Бала-сити» белгечләре уйлап тапкан «Акыллы уеннар»ны 100 балалар бакчасына бирәләр

«Бала-сити» белгечләре уйлап тапкан «Акыллы уеннар»ны 100 балалар бакчасына бирәләр
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Казанда «Бала-Сити» халыкара мультилингваль балалар бакчалары белгечләре уйлап тапкан «Акыллы уеннар» Татарстанның 100 мәктәпкәчә белем бирү оешмасына таратыла. Бүген балалар бакчалары мөдирләре Казанга уен комплектларына сертификатлар алырга килде.

Татарстанның фән һәм мәгариф министры урынбасары Минзәлия Закирова сүзләренчә, уеннар тәрбияче һәм татар теле укытучылары өчен көчле корал булачак.

«Программаның асылы – табигый рәвештә балаларга туган телне өйрәтү. Киләчәктә бу проектта катнашучы балалар бакчалары артачак. Бу уеннар милләтебез өчен бик кирәк. Уен аша баланың сөйләм теле, фикер йөртүе яхшыра. Туган телдә сөйләшкән бала башка телләрне дә яратып өйрәнәчәк. Бүгенге көндә балалар бакчасында тәрбияләнгән һәр бала мәктәпкә тулы әзерлек белән килергә тиеш», - диде ул.

Ул проектны булдыруга зур өлеш керткән белгечләргә министрлыкның рәхмәт хатларын тапшырды.

«Бала-Сити» халыкара мультилингваль балалар бакчасы генераль директоры Альбина Насыйрова сүзләренчә, программаны дөрес куллану буенча тәрбиячеләргә атналык курслар оештырылган. Бакчаларда бу программа гыйнвар аеннан кулланыла башлый.

«Бу – уникаль проект, аның аналоглары юк, бу программа 5 ел дәвамында безнең бакчаларда тикшердек. Бала уен аша материалны тизрәк үзләштерә. Балалар татар телен өйрәнүне аңламый да кала, чөнки алар уйнарга килә. Уеннарның киләчәге зур. Нәтиҗәләрен күрербез, дип өметләнәм. Системалы рәвештә эшләгәндә, баланың туган телен камилләшә, логик, креатив фикерләве үсә. Без май аенда «Акыллы уеннар» чемпионаты оештырачакбыз. Ул бәйрәм кебек узачак», - диде ул.

Аның сүзләренчә, бу уеннар белән башка илләрдә яшәүче татарлар да кызыксынган. «Акыллы уеннар проекты дөнья күләмендә кызыксыну уятты. Америка, Казахстан, Канада татарлары: «Безгә дә җибәрә алмассызмы», - диләр. Бу программаның актуальлеге турында сөйли. Гарәп Әмирлекләре гарәп теленә тәрҗемә итүне сорады. Без уеннарны халыкара мәйданга чыгарачакбыз», - диде ул.

«Бу уеннарның безгә эләгүе - зур бәхет. Алар ярдәмендә сабыйларның белем дәрәҗәсен үстерербез, дип ышанам. Уеннарны ышанып тапшырганнары өчен рәхмәт. Без ышанычны акларга тырышырбыз. Балларга тәрбия һәм белем бирү уеннан тора, бу уеннар бай эчтәлекле», – диде Балтач районы балалар бакчасы мөдире Зөһрә Бәдретдинова.

«Акыллы уеннар» өстәмә белем бирү программасы Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән эшләнелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100