news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бала нәселе һәм милләте белән горурланып үссен – Татарстанның баш казые

Безнең милләт беркемнән дә ким милләт түгел, ди Җәлил хәзрәт Фазлыев.

(Казан, 2 август, "Татар-информ", Лилия Локманова). "Безнең милләт беркемнән дә ким милләт түгел. Без дөньяда иң киң таралган 14 телнең берсенең ияләре", – дигән фикер җиткерде бүген Бөтендөнья татар конгрессы VI съездының секция утырышында Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев.

Татар телен белсәң, дөньядагы халыкның яртысы белән аралаша аласың, дип саный Җәлил хәзрәт.

"Ə без шушы телнең кадерен белмибез, балаларыбызга өйрәтмибез. Элек, татарча өйрәнсен дип, балаларны авылга кайтаралар иде, хәзер әбиләр үзләре русча сөйләшә. Авылга кайтарып та, баланы татарчага өйрәтеп булмый. Гаиләдә игътибар кирәк. Бала нәселе һәм милләте белән горурланып үссен", – ди ул

Баш казый үз чыгышында милләт бетүдә катнаш никахларның тәэсире булуын да ассызыклады.

news_right_1
news_right_2
news_bot