Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бала карау буенча «больничный» ачу мөмкинлекләре турында сөйләделәр
Бала карау буенча «больничный»га ана гына түгел, ә ата кеше, әби яки авыруны караячак туган яки опекун да чыга ала. Бу хакта Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин «Татар-информ»га биргән интервьюсында хәбәр итте, дип яза агентлык хәбәрчесе Наталья Рыбакова.
«Эшләүче өлкән кеше бала карау буенча «больничный»га багышлый ала торган көннәр саны табиб куйган диагнозга бәйле. 7 яшькә кадәрге баланың ата-анасы, әгәр баланың авыруы Сәламәтлек саклау министрлыгының махсус исемлегенә кертелгән булса, гомуми тәртиптә 60 көнгә кадәр һәм 90 көнгә кадәр түләүле больничный алырга мөмкин. Әгәр бу срок артса, «больничный» түләнми. Җиде яшьтән унбиш яшькә кадәрге балалар өчен срок азрак — елына 45 көнгә кадәр, 15 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен – елына 30 көнгә кадәр», – дип сөйләде ул.
Инвалид баланы караучылар елына 120 көнгә кадәр «больничный» алырга хокуклы. Моннан тыш, дәүләт онкология һәм ВИЧ белән авыручы балаларның ата-аналарына «больничный» дәвамлылыгын чикләми.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз