Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бала көткән ханымнар көмәнлелекнең 6-8 нче атнасында ук хисапка басарга тиеш, аннары соң була - Сергей Осипов
Хәзер 22 процент хатынның гына баласын үзе табигый юл белән табуы билгеле
(Казан, 27 ноябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бәбиләргә җыенган хатын-кызларның быел Татарстанда 70 проценты карынындагы баласының формалашканда нинди дә булса тайпылышы булу-булмауга аппаратта махсус тикшерү уза. Моңарчы тикшерелгән 2000 ханымдагы яралгының гарип бала булып туу ихтималы, ягъни яралгыда хромосом патология куркынычы булуы ачыкланды, клиник хастаханәдә янә тикшерелеп, 802сендә ул факт расланды, дип белдерде бүген ТР Министрлар Кабинетында уздырылган брифингта ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Осипов.
Үкенечкә, хатын-кызлар йөклелек буенча хисапка бик соң басалар. Шуңа күрә, туачак балаң сәламәт булсын дисәң, 6-8 нче атнада ук медучреждениегә барып хисапка теркәлергә, вакытында күренеп торырга кирәк. Чөнки 14-15 атнада инде соң була, ник дигәндә, күптөрле махсус тикшерүләр ясап өлгереп булмый”, - дип кисәтә министр урынбасары. Республикада соңгы елларны балалар бик күп туа, кызганыч ки, тумыштан ук аномалияле балалар саны да арта. Хәзер 22 процент хатынның гына баласын үзе табигый юл белән табуы билгеле, дип басым ясап әйтте ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз