news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бал кортлары өчен куркынычсыз технологияләрне актив кертүче Арча белгечләре бүләкләнде

Бал кортлары өчен куркынычсыз технологияләрне актив кертүче Арча белгечләре бүләкләнде
"Арча хәбәрләре"

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы умарта кортлары серкәләндерә торган техник культураларны (рапс, шепкән, горчица һ.б.) игүдә бал кортлары агулануына юл куймый торган куркынычсыз технологияләрне актив керткән өчен бер төркем җитәкчеләрне һәм белгечләрне Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Анда Арча районы белгечләре дә бар. Бу хакта «Арча хәбәрләре» яза.

Шулай итеп «Кырлай» ширкәте баш агрономы Рәмис Габдрахманов, «Игенче» ширкәте баш агрономы Марат Вахитов, «Кырлай» ширкәте җитәкчесе Илнар Гайнетдинов, «Венета» ширкәте директоры Булат Исрафилов, «Яңарыш» ширкәте баш агрономы Рамил Мөхәммәтшин, «Северный» ширкәте җитәкчесе Илнар Мөхлисов, «Яңарыш» ширкәте җитәкчесе Илгизәр Садыйков, «Венета» ширкәте агрономы Айнур Сафин, «Игенче» ширкәте җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең бүлек җитәкчесе Раил Шакирҗанов, «Северный» ширкәте баш агрономы Ришат Шәрифуллин бүләкләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100