Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бакый Урманче турындагы китап "Елның иң яхшы китабы" бәйгесендә бүләккә лаек булды
Бәйге "Кызыл мәйдан" китап фестивале кысаларында уза.
(Казан, 2 июнь, "Татар-информ"). Мәскәүдә узган "Кызыл мәйдан" китап фестивале кысаларында узган "Елның иң яхшы китабы - 2017" бәйгесендә "Заман" нәшрияты һәм Татарстанның танылган сәнгать белгечләре белән берлектә әзерләнгән "Бакый Урманче. Нәкыш. Графика. Сын. Әдәби мирасы" хезмәте "Сәнгать буенча иң яхшы басма, фотобасма" номинациясендә "Дипломант" дигән дәрәҗәле бүләккә лаек булды. Бу хакта "Заман" нәшриятенең баш мөхәррире Рәзилә Ваккасова хәбәр итә.
Китап күренекле татар рәссамы, сынчы Бакый Урманченың тормышына, иҗатына багышланган
Күмәк монографиянең идея авторы - Татарстан Республикасы дәүләт сынлы сәнгать музее директоры Розалия Нургалиева. Фестивальдә Россиянең 40тан артык төбәгеннән нәшриятлар катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз