news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бакый Урманче туплаган йөзләрчә китап мирасы Татарстан Милли китапханәсендә сакланачак

Атаклы татар рәссамының 700 берәмлектән артык басма мирасын улы Айдар Урманче тапшырган.

(Казан, 29 июнь, "Татар-информ", Мөршидә Кыямова). Татарның танылган сынчы-рәссамы Бакый Урманченың улы әтисеннән мирас буларак калган бай китапханәсен Татарстан Милли китапханәсенә тапшырды. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстан Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире Айрат Заһидуллин хәбәр итте.
 
“Татарстан Милли китапханәсе, бигрәк тә кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге өчен быелгы яз шактый уңышлы булды, - ди Айрат Заһидуллин. – Бик кызыклы һәм кыйммәтле табышлар белән тулыланды безнең бүлек. Мәшһүр рәссам, сынчы Бакый Урманченың улы Айдар Урманче әтисеннән мирас итеп калган, шактый бай китапханәсен безгә тапшырды. Безнең китапханәдә ул аерым - Бакый Урманче коллекциясе булып сакланачак. Әлегә тапшырылган коллекцияне эшкәртеп бетермәдек, шулай да монда якынча, 700 дән артык берәмлек барлыгын әйтә алабыз. Эчтәлек ягыннан да коллекция киң тематиканы колачлый. Биредә ислам диненә, татар әдәбияты тарихына, сәнгатькә, халык авыз иҗатына караган хезмәтләр бар. Заманының данлыклы шәхесләре Бакый агага үз култамгалары белән бүләк иткән китаплар, дәреслекләрне дә күрдек. Монда гарәп, төрек, татар, фарсы, рус телләрендә дә китаплар бихисап. Иң борынгысы 18 нче гасырга караган тарихи кулъязмалар да сакланып калган”. 
 
Айрат Заһидуллин “Татар-информ” хәбәрчесенә белдергәнчә, Айдар Урманче тапшырган китапханәдә Утыз Имәни, Габделҗаббар Кандалый әсәрләренең кулъязмалары, догалыклар, татар телендә Коръән тәфсире һ.б. тарихи кыйммәткә ия хезмәтләр урын ала. Бакый Урманченың мирасы хакында тулырак язманы intertat.ru электрон газетасыннан укырга мөмкин булачак.
 
Исегезгә төшереп узабыз, быел республикабыз татар профессиональ сынлы сәнгатенә нигез салган олуг рәссам - РСФСРның һәм ТАССРның халык, Казах ССРның атказанган рәссамы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Бакый Идрис улы Урманченың  120 еллыгын билгеләп үтелә. Бакый Урманче бер үк вакытта нәкыш остасы да, график та, сынчы да, монументалист та, театр рәссамы да була. Татарстан сынлы сәнгатен үстерү белән бергә, Казахстан, Үзбәкстан сәнгатьләре үсешенә дә үзеннән зур өлеш кертә.
100 дән артык скульптура әсәре, 300 гә якын нәкыш картиналары, меңнәрчә графика әсәрләрен үз эченә алган иҗаты киң катлау халыкка билгеле. Бакый Урманче әсәрләре Татарстанда һәм чит ил күргәзмәләрендә даими күрсәтелеп торыла. Аның эшләре Россия һәм БДБнең 20 музее фондында саклана.
 
Белешмә: Бакый Урманче 1897 елның 23 февралендә Казан губернасының Тәтеш өязе Күл-Черкен авылында туа. 1907-1914 елларда "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә белем ала. Беренче Бөтендөнья сугышы вакытында армиягә мобилизацияләнә: Казакъстанга эләгеп, андагы Австрия әсирләреннән рәсем сәнгатеннән беренче дәресләр ала. 1919-20нче елларда Казандагы художество училищесында укый. 1920 елда ВХУТЕМАСка укырга кереп, аны 1926нчы елда тәмамлый. 1926-1941 елларда Казанда, Мәскәүдә, Донбасста, Башкортстанда эшли. Бу чорда Б.Урманче көнкүреш һәм портрет жанрында күбрәк эшли ("Сепарат янында", "Самавыр янында", "Җилкәнле көймәдә йөзү" һ.б. рәсемнәре). 1941-1958 елларда Алма-Ата, Сәмәрканд, Ташкент шәһәрләрендә яшәп иҗат итә: рәсем сәнгате, графика, театр декорациясе, сынлы сәнгать, архитектура өлкәсендә иҗат казанышларына ирешә. 1958 елда Казанга кайта. 1990 елда вафат.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100