Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бакый Урманче музеенда фоторәссам Рөстәм Мөхәммәтҗанов күргәзмәсе ачыла
Бакый Урманче музеенда фоторәссам Рөстәм Мөхәммәтҗанов күргәзмәсе ачыла
(Казан, 14 июнь, «Татар-информ», Дания Моисеева). 15 майда Бакый Урманче музеенда фоторәссам, журналист һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Мөхәммәтҗановның шәхси күргәзмәсе ачыла. Булачак «Казан манзаралары» дигән фотоальбомның нигезен тәшкил иткән күргәзмәдә рәссамның 40ка якын фоторәсеме куела.
Рөстәм Мөхәммәтҗанов фотография белән инде 45 еллап шөгыльләнә. Ул Казанда сәнгать мәктәбендә укыган, Казан киностудиясендә эшләгәннән соң Бөтенсоюз дәүләт кинематография институтында операторлык факультетын тәмамлаган. Р.Мөхәммәтҗанов — «ТАСМА» исемле фотографлар төркемен оештыручыларның берсе. Аның фоторәсемнәре Россия һәм Бөтенсоюз күләмендәге күргәзмәләрдә призлы урыннар алган. Фоторәссамның иҗат әсәрләре Испания, Чехословакия, Франция, Голландия, Япония һәм Германия илләрендә дә күрсәтелгән һәм беренчелекне яулаган. Ул шулай ук Төркиянең Каппадокия шәһәрендә узган төрки илләрнең фотографлары күргәзмәсендә дә катнашкан. Фоторәссам күп еллар буе Татарстан матбугатында хезмәт итә. Рөстәм әфәнде әйтүенчә, ул фоторәсемдә танылган архитектура һәйкәлләрен түгел, ә күбрәк шәһәрнең билгеле булмаган урыннарын төшерергә ярата. Аны фоторәсемдә хисләр чагылышын бирү кызыксындыра. Фоторәссам сынлы сәнгать һәм шамаилләр белән дә кызыксына. Музейда ачылачак күргәзмәдә аның «Өеңә тынычлык телим», «Көн яңалыклары», «Казан. 2003нче елның 9нчы мае» кебек рәсемнәрен күрергә мөмкин булачак. Рәссам әйтүенчә, «Казан манзаралары» альбомы инде 1993нче елда ук нәшриятка тәкъдим ителгән булган. Бүгенге көндә альбом өчен 200ләп рәсем әзерләнгән. Аңа текстны Рөстәм Кутуй язган. Казанга багышланган, аның матур күренешләрен тасвирлаган фотоальбом, әгәр химаячеләр табылса, башкаланың юбилеена да менә дигән бүләк булыр иде, ди Рөстәм Мөхәммәтҗанов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз