news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бакуның татар яшьләре Яңа ел алдыннан Татар ярминкәсе оештырды

Ярминкәдә катнашучылар арасында үткәрелгән лотереяда җиңүчеләргә Казаннан алып кайтылган күчтәнәчләр бүләк ителде.

(Казан, 27 декабрь, “Татар-информ”) Әзербайҗанның Баку шәһәрендә татар яшьләре якынлашып килүче Яңа ел алдыннан "Татар ярминкәсе" уздырды. Татар җыр-биюләре белән үрелеп барган программада, кунакларны милли тәм-томнар белән дә сыйладылар. Ярминкәне Татарстанның Әзербайҗандагы Даими вәкиллеге ярдәмендә Бакуның татар яшьләре активистлары Динара Хәйруллина белән Сафия Незаметдинова оештырды, дип хәбәр итәләр Даими вәкиллектән.

Ярминкәдә исә төрле кул эшләре тәкъдим ителгән, алар арасында бизәнү-ясану әйберләре, сувенирлар, милли түбәтәй һәм калфаклар, курчаклар булган. Кунаклар арасында үткәрелгән лотереяда җиңүчеләргә Казаннан алып кайтылган күчтәнәчләр бүләк ителгән.

Бакуда Татарстанның Даими вәкиллегендә шушы көннәрдә татар чыршы бәйрәме дә уздырылды. Анда балалар татар милли аш-суларын, татар сүзләрен белүгә күңелле викторинада ярышты.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot