news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бакудагы Рус йортында Татарстан Республикасы көне уңаеннан тантаналы кабул итү булды

30 августта Бакуның Рус йортында Татарстан Республикасы көне уңаеннан тантаналы кабул итү булды. Аны Татарстан Республикасының Азәрбайҗан Республикасындагы даими вәкиллеге оештырды. Бөтендөнья татар конгрессы шул турыда хәбәр итә.

Россия Федерациясенең Азәрбайҗан Республикасындагы илчесе Михаил Бочарников һәм Татарстан Республикасының Азәрбайҗан Республикасындагы даими вәкиле Мурад Гадыльшин чакыруы буенча чарада рәсми затлар, Азәрбайҗан Республикасы дәүләт структуралары вәкилләре, дипломатик корпус, эшмәкәрлек җәмәгатьчелеге, матбугат вәкилләре һәм ватандашларның иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнашты.

Тантана башында Азәрбайҗан, Россия һәм Татарстан гимннары яңгырады. Кереш сүз һәм Республика көне белән котлау сүзләре белән Россия Федерациясенең Азәрбайҗан Республикасындагы гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Михаил Бочарников, VI чакырылыш Азәрбайҗан Республикасы Милли Мәҗлесе депутаты, Азәрбайҗан – Россия парламентара дуслык төркеме җитәкчесе Низами Сәфәров чыгыш ясады.

Шулай ук Дәүләт Думасының милләтләр эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары, «Татар федераль милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы советы рәисе, Милләтара мөнәсәбәтләр буенча президент советы әгъзасы Илдар Гыйльметдинов һәм Милли мәҗлес депутаты, Азәрбайҗанның рус җәмгыяте рәисе Михаил Забелин теләкләрен һәм фикерләрен җиткерде.

Кичәнең концерт программасында Татарстан Республикасының атказанган артисты Илгиз Зәкиев чыгыш ясады. Ул танылган татар җырларын, Мөслим Магомаев репертуарыннан булган җырларны җырлады. «Азәрбайҗан» җырын Халыкара конкурслар лауреаты Алигусейн Гулузаде башкарды.

Вакыйга турында җирле массакүләм мәгълүмат чаралары язды, ITV, CBC һәм «Мир 24» телеканалларының яңалыклар тапшыруларында репортажлар чыкты, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot