Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бакуда Татарстан киносы көннәре башланды
Бүген Бакуның Кино йортында «Мулла» фильмы күрсәтелә.
(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Азәрбәйҗанда Татарстан киносы көннәре башланды.
«22 — 24 октябрь көннәрендә Бакуда Татарстанда төшерелеп Казан халыкара мөселман киносы фестивале призеры булган фильмнар күрсәтелә», — дип хәбәр итә «Татаркино”ның матбугат үзәге.
Татарстан фильмнарын Бакуда «Татаркино» директоры, продюсер Миләүшә Айтуганова һәм «Әпипә» фильмында катнашкан җырчы Алсу Әбелханова тәкъдим итә.
Бүген Бакуның Кино йортында «Мулла» фильмы күрсәтелә. Фильм Туфан Миңнуллинның шул исемдәге пьесасы нигезендә төшерелгән. Иртәгә YARAT заманча сәнгать үзәгендә «Әпипә» татар мюзиклы булачак.
Татарстан киносы көннәрендә 24 октябрьдә Рус йортында ябылачак. Биредә рус телендә төшерелгән «Хәлимә» фильмы күрсәтелә. Кинорежиссер — Юлия Захарова.
Фильмнарга тамашачы ковид-паспорт буенча кертелә, дип хәбәр итә оештыручылар.
Бакуда Татарстан киносы көннәрен «Татаркино» оешмасы Бакуда Рус йорты белән берлектә уздыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз